Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе дәүләт ветеринария испекциясенең территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторлары ТР буенча ЮХИДИ юл-патруль хезмәте инспекторлары белән бергә расланган кизү тору графигы нигезендә “Саескан Тавы” стационар контроль үлчәү пункты юл-патруль хезмәте һәм “Камышлы” стационар контроль үлчәү пункты постларында 2016 елда 2000 нән артык автомашина тикшерелде, шуларның 980 е контроль астына алынган йөк белән иде. 107 беркетмә төзелде, 257 мең сумлык штраф салынды. Быел ике айда гына да 21 бозу очрагы ачыкланды һәм 60 мең сумлык штраф салынды. Ташыла торган йөкнең ветеринария-озата баручы документлары булмау һәм ташу кагыйдәләрен бозу төп бозулар булып торалар.
Район кешеләре хезмәт хакы түләүне тоткарлаучы яки аны конвертларда түләүче эш бирүчеләр турында хәбәр итә алалар.
28 апрельдә яшел үсентеләр күп итеп Татарстан Республикасы Кама Аланы бистәсенең “Яшьләр” скверы территориясендә утыртылды.
2017 елның 29 апрелендә “Пирамида” сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында “2016 ел иганәчесе” конкурсына йомгаклар ясауга район башлыгы Владимир Константинович Козонков, иганәчеләр – «Алексеевскдорстрой»ААҖ генераль директоры Фоат Вәли улы Вәлиев һәм Ралиф Кәрим улы Зарипов (конкурска физик зат буларак килде), Биләр авылыннан тәрбиягә бала алган Шогиннар гаиләсе составында алексеевскилылар да чакырылды. Шогиннар гаиләсендә җиде бала – тәрбиягә алган һәм ике үзләренең балалары тәрбияләнә, күп балалы гаилә өчен Кырым Республикасы сәламәтләндерү лагерена дүрт балалар юлламасы бүләк ителде. “Ел иганәчесе” республикада ун ел уза инде, һәм бер-берсенә булышып яшәргә теләүчеләр саны артканнан-арта бара.
Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Елена Геннадьевна Богомолова һәм Юлия Геннадьевна Демина бүләкләнде.
Юл төзүчеләр паркында кеше һәрвакыт күп була. Әйтергә кирәк, бу – алексеевскилылар һәм район кунакларының иң яраткан урыннарыннан берсе. 1 майда да паркка кеше бик күп җыелган иде. Алексеевскилылар 1 нче Май бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бәйрәм концерты булыр алдыннан спорт матчлары, асфальтта балалар рәсемнәре конкурсы, күңелле уеннар үткәрелде, һәм балаларның яңгыравыклы көлү тавышлары ишетелеп торды. Хәтта зур булмаган китап уку почмагы да ясап куелган иде, анда теләге булган кешеләр саф һавада журналлар һәм популяр әдәби китапларны карап утырдылар. Юл төзүчеләр паркы сәхнәсендә күп санлы халык алдында бөтен районыбыздан килгән артистлар чыгыш ясады: җырлар, биюләр, шаян сүзләр, уеннар килгән кунакларның күңелләрен күтәрделәр. Ләкин бәйрәм халәте сәхнә янында гына хөкем сөрмәде: һавага май ае өчен традицион тәмле шашлык исе таралды. Аның белән бөтен кеше сыйлана алды. Ә бала-чага өчен туңдырма, лимонад һәм башка тәмле-татлы ризыклар сатылды, уенчыклар һәм шарлар сата торган павильон да сөендерде. Балалар мәйданчыгында алма төшәрлек тә урын юк иде: тауларда, комлыкларда уйнау, таганда атыну һәм искиткеч матур, кояшлы көн бу бәйрәмне онытылмаслык итте. Үзенең тәэсирләре белән яшь әни Ольга Анисимова уртаклашты:
Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтенең еллыгы – шул фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның батырлыгын һәм фидакарьләрен искә алу көне ул. 26 апрельдә Сугышчан дан музее хезмәткәрләре Чернобыль АЭСындагы авариянең 31 еллыгы көнендә авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар – Алексеевск районы кешеләре белән очрашу оештырдылар. Җыелучылар узган еллар вакыйгаларын искә алдылар, “Чернобыль АЭСында фаҗига, моннан 31 ел элек. Бу ничек булды” ("Катастрофа на ЧАЭС, 31 год спустя. Как это было") фильмын карадылар. Социаль яклау хезмәткәрләре аварияне бетерүчеләргә һәм вафат булганнарның тол хатыннарына азык-төлек пакетлары тапшырдылар. Чернобыль фаҗигасен бетерүчеләр батырлык күрсәтмәсәләр һәм үз-үзләрен фида кылмасалар, һәлакәтнең масштабы гаять зур булган булыр иде.