Терлекләрне һәм терлекчелек продуктларын ташуга таләпләр

2017 елның 5 мае, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе дәүләт ветеринария испекциясенең территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторлары  ТР буенча ЮХИДИ юл-патруль хезмәте инспекторлары белән бергә расланган кизү тору графигы нигезендә “Саескан Тавы” стационар контроль үлчәү пункты юл-патруль хезмәте  һәм “Камышлы” стационар контроль үлчәү пункты постларында  2016 елда 2000 нән артык автомашина тикшерелде, шуларның 980 е контроль астына алынган йөк белән иде. 107 беркетмә төзелде,  257 мең сумлык  штраф салынды. Быел ике айда гына да 21 бозу очрагы ачыкланды һәм 60 мең сумлык штраф салынды. Ташыла торган йөкнең ветеринария-озата баручы документлары булмау һәм ташу кагыйдәләрен бозу төп бозулар булып торалар.

Ветеринария-санитария кагыйдәләре нигезендә терлекләрне, кошларны, балыкларны,  терлек продуктларын һәм чималын автомобиль транспорты белән ташуның ветеринария-санитария кагыйдәләре буенча дәүләт ветеринария күзәтчелеге контроле астына алынган  йөкләрне  ташыганда  ветеринария-санитария чараларын үткәрүнең бердәм тәртибе карала һәм ул нинди ведомство буйсынуында булуларына карамастан, барлык предприятиеләр, оешмалар, шулай ук аерым гражданнар өчен мәҗбүри булып тора.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International