Алексеевск районы вәкилләре Россия пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлегенең 20 еллыгына багышланган «Активное долголетие — приоритет старшего поколения» фәнни — гамәли конференциясендә катнаштылар.
Чарада иң актив һәм битараф булмаганнарны — үз үрнәге белән яшьнең иҗтимагый тормышка комачауламавын күрсәтүчеләрне хөрмәтләделәр
Бүләкләнүчеләр арасында якташыбыз Гөлкәй Хәйретдин кызы Әхмәтова да бар.
Аңа Алексеевск районының өлкән буын гражданнарының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән күпьеллык актив эшчәнлеге өчен Россия пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсенең Рәхмәт грамотасы тапшырылды.
Лаеклы бүләк белән котлыйбыз һәм районның иҗтимагый тормышына керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәбез.