ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2017 ел
җомга

2017 елның 9 маенда бөтен Россия истәлекле дата –  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтте. Бу көн аерым бер мәгънәгә ия. Бу – яу кырларында ятып калганнар, тыныч вакытта яралардан вафат булганнар турында изге ядкарь. Бу – хәзер яшәүче ветераннарга хөрмәт күрсәтү. Җиңүчеләр буыны алдында безнең бурыч – сугыш турындагы тарихи истәлекне саклау, һәлак булган бер генә солдатны да онытмау, хезмәт фронтының исән ветераннарына, солдат хатыннарына, сугыш чоры балаларына героик батырлыклары өчен  рәхмәт әйтү.


11
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

3 майда 1 нче Алексеевск урта мәктәбендә районның гомумбелем бирү оешмалары укучылары арасында укучыларны “Юнармия” хәрәкәте сафларына кабул итү кысаларында “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының язгы фестивале булып узды.

Тыл хезмәтчәне,  хезмәт ветераны Плотникова Ульяна Ивановнаны 8 майда   90 яшьлеге белән РФ  Президенты  В.Путин  һәм Алексеевск районы башлыгы В.Козонков исеменнән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Ольга Антонова котлады, шулай ук аңа истәлекле бүләк тә тапшырылды.


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

“Россия иреклесе-2017” Бөтенроссия конкурсы – иреклелек өлкәсендә һәм төп юнәлешләр: социаль, медицина, вакыйгаи, мәдәни-агарту, корпоратив, Җиңү волонтерлары, гадәттән тыш хәлләрдә волонтерлар юнәлешләрен үстерүгә юнәлдерелгән.

Мораса һәм Зирекле авылларында һәлак булган авылдашларына куелган һәйкәл янында митинглар булып узды, аларда үзешчәннәр концертлары һәм тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары белән очрашулар оештырылды.

Бу йөрештә 4000 гә якын кеше катнашты. Григорий Галкин, Александра Малафеева, Ибраһим Мостафин, Иван Конов, Семён Королёв, Пётр Рубцов, Алексей Корчагин, Михаил һәм Александр Курсановлар, Михаил Казанцев, Әсрар Әхмәтшин, Мария Мартынова, Иван Лохин, Пётр Сальцинов – алар Җиңү хакына гомерләрен корбан иткән бик күп якташларыбыз, ватандашларыбыз, союздашларыбыз арасында йөрәкләребездә бүген дә яшиләр. Без хәтерлибез, балаларыбыз хәтерли. Тынычлык өчен рәхмәт, кадерле ветераннар!

7 майда Лебяжьеда һәм Алексеевскида Социалистик Хезмәт Геройлары Николай Алексеевич Соболев һәм Александра Николаевна Беспалова хөрмәтенә истәлек такталары ачылды. Ачылыш тантанасына җәмәгатьчелек вәкилләре һәм район җитәкчелеге килде.


5
май, 2017 ел
җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү буенча Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының “кайнар линия” телефоны:

Владимир Козонков район кешеләрен Бөек Җиңү көне белән котлады

“Музей язы-2017” республика акциясе кысаларында В.И. Абрамов исемендәге туган як музеенда “Мин – Россия гражданы! Мин – Татарстан баласы!” исемле тантаналы чара үткәрелде, анда  яшь алексеевскилыларга  паспортлар тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International