“Россия иреклесе-2017” Бөтенроссия конкурсына теркәлү башланды

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

“Россия иреклесе-2017” Бөтенроссия конкурсында катнашуга 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге ирекле, коммерциянеке булмаган волонтерлык оешмалары һәм берләшмәләре, инициативалы ирекле төркемнәр,  шулай ук  волонтерлыкны һәм гражданнарның ирекле берләшмәләрен үстерү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы җәмәгать оешмалары лидерлары, җитәкчеләре һәм вәкилләре чакырыла.

Аны оештыручылар –  Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәмРоспатриотцентр.

Конкурс 2017 елның 17 апреленнән 5 декабренә кадәр үткәрелә һәм үз эченә дүрт этапны ала:

 

этап. Муниципаль, 2017 елның  17 апреленнән 1 июненә кадәр .

II этап. Төбәк, 2017  елның 1 маеннан 1 октябренә кадәр.

III этап. Читтән торып, 2017  елның 9 октябреннән 25 ноябренә кадәр.  

IV этап. Финал – “Россия иреклесе-2017” бүләге, Бөтенроссия иреклеләрфорумы кысаларында 2017  елның  5 декабрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International