Зирекле авыл җирлегендә Җиңү көне

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Мораса һәм Зирекле авылларында һәлак булган авылдашларына куелган һәйкәл янында митинглар булып узды, аларда үзешчәннәр концертлары һәм тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары белән очрашулар оештырылды.

Җирлек башлыгы Валентина Данилова сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен котлады, безнең киләчәгебез һәм Ватаныбызның киләчәге өчен эшләгән батырлыклары, каһарманлыклары өчен аларга рәхмәт әйтте.

– Җиңүгә Зирекле, Кызыл Уракчы, Иске Муллино, Приозерное, Гоголиха, Мораса авыллары кешеләре дә үз өлешләрен керттеләр – якташларыбыз Ватаныбызны Бөек Ватан сугышы фронтларында намус белән сакладылар, тылда хатын-кызлар, яшүсмерләр фидакарьләрчә эшләделәр, – диде Валентина Данилова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International