Бу йөрештә 4000 гә якын кеше катнашты. Григорий Галкин, Александра Малафеева, Ибраһим Мостафин, Иван Конов, Семён Королёв, Пётр Рубцов, Алексей Корчагин, Михаил һәм Александр Курсановлар, Михаил Казанцев, Әсрар Әхмәтшин, Мария Мартынова, Иван Лохин, Пётр Сальцинов – алар Җиңү хакына гомерләрен корбан иткән бик күп якташларыбыз, ватандашларыбыз, союздашларыбыз арасында йөрәкләребездә бүген дә яшиләр. Без хәтерлибез, балаларыбыз хәтерли. Тынычлык өчен рәхмәт, кадерле ветераннар!
Алексеевск районы вәкилләре Россия пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлегенең 20 еллыгына багышланган «Активное долголетие — приоритет старшего поколения» фәнни — гамәли конференциясендә катнаштылар.