Мин – Россия гражданы

2017 елның 5 мае, җомга

“Музей язы-2017” республика акциясе кысаларында В.И. Абрамов исемендәге туган як музеенда “Мин – Россия гражданы! Мин – Татарстан баласы!” исемле тантаналы чара үткәрелде, анда  яшь алексеевскилыларга  паспортлар тапшырылды.

Төп документны Россия Язучылар берлеге әгъзасы, педагогия хезмәте ветераны, туган якны өйрәнүче, районда атаклы һәм хөрмәтле кеше Александр Бочкарев тапшырды. Александр Николаевич малайларга һәм кызларга үз шигырьләрен укыды, аларга илнең лаеклы гражданнары булуларын теләде. Шулай ук балаларга  хәер-фатыйха сүзләре белән ЗАГС бүлеге начальнигы Валентина Увакина һәм паспорт өстәле начальнигы Светлана Скворцова да мөрәҗәгать итте. Яшь гражданнарга паспортлар тапшырылу белән котларга аларның ата-аналары һәм туганнары да килде.

Тантаналы чарадан соң музей директоры Ольга Кладова кунакларны музей буйлап экскурсиягә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International