«2016 ел иганәчесе»

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

2017 елның 29 апрелендә  “Пирамида”  сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында “2016 ел иганәчесе” конкурсына йомгаклар ясауга  район башлыгы Владимир Константинович Козонков, иганәчеләр – «Алексеевскдорстрой»ААҖ  генераль директоры Фоат Вәли улы Вәлиев һәм Ралиф Кәрим улы  Зарипов (конкурска физик зат буларак килде), Биләр авылыннан тәрбиягә бала алган Шогиннар  гаиләсе составында алексеевскилылар да чакырылды. Шогиннар гаиләсендә җиде бала – тәрбиягә алган һәм ике үзләренең балалары тәрбияләнә, күп балалы гаилә өчен  Кырым Республикасы сәламәтләндерү лагерена дүрт балалар юлламасы бүләк ителде. “Ел иганәчесе” республикада ун ел уза инде, һәм бер-берсенә булышып яшәргә теләүчеләр саны артканнан-арта бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International