Моннан 31 ел элек әлеге алексеевскилылар Чернобыльдә батырлык эшләделәр

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтенең еллыгы – шул  фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның батырлыгын һәм фидакарьләрен искә алу көне ул.  26 апрельдә Сугышчан дан музее хезмәткәрләре  Чернобыль АЭСындагы авариянең 31 еллыгы көнендә  авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар – Алексеевск районы кешеләре белән очрашу оештырдылар. Җыелучылар узган еллар вакыйгаларын искә алдылар, “Чернобыль АЭСында фаҗига, моннан 31 ел элек. Бу ничек булды” ("Катастрофа на ЧАЭС, 31 год спустя. Как это было") фильмын карадылар. Социаль яклау хезмәткәрләре аварияне бетерүчеләргә һәм вафат булганнарның тол хатыннарына  азык-төлек пакетлары тапшырдылар. Чернобыль фаҗигасен бетерүчеләр батырлык күрсәтмәсәләр һәм үз-үзләрен фида кылмасалар, һәлакәтнең масштабы гаять зур булган булыр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International