28 апрельдә яшел үсентеләр күп итеп Татарстан Республикасы Кама Аланы бистәсенең “Яшьләр” скверы территориясендә утыртылды.
Татарстан Республикасының Түбән Кама сайлау округыннан РФ Дәүләт Думасы депутаты, аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин, камааланылыларны хуплап, мөһим экологик акциягә гаять зур өлеш кертте. Ул “Яшьләр” скверын төзекләндерү өчен 200 үсенте сатып алды.
«Яшел дулкын» экологик акциясе “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең федераль проекты кысаларында узды.