Бәйрәмдә матур концерт

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Юл төзүчеләр паркында кеше һәрвакыт күп була. Әйтергә кирәк, бу – алексеевскилылар һәм район кунакларының иң яраткан урыннарыннан берсе. 1 майда да паркка кеше бик күп җыелган иде. Алексеевскилылар 1 нче Май бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бәйрәм концерты  булыр алдыннан спорт матчлары, асфальтта балалар рәсемнәре конкурсы, күңелле уеннар үткәрелде,  һәм балаларның яңгыравыклы көлү тавышлары ишетелеп торды. Хәтта зур булмаган китап уку почмагы да ясап куелган иде, анда теләге булган кешеләр саф һавада журналлар һәм популяр әдәби китапларны карап утырдылар. Юл төзүчеләр паркы сәхнәсендә күп санлы халык алдында бөтен районыбыздан килгән артистлар чыгыш ясады: җырлар, биюләр, шаян сүзләр, уеннар килгән кунакларның күңелләрен күтәрделәр. Ләкин бәйрәм халәте  сәхнә янында гына хөкем сөрмәде: һавага май ае өчен традицион тәмле шашлык исе таралды. Аның белән бөтен кеше сыйлана алды. Ә бала-чага өчен туңдырма, лимонад һәм башка тәмле-татлы ризыклар сатылды, уенчыклар һәм шарлар сата торган павильон да сөендерде. Балалар мәйданчыгында алма төшәрлек тә урын юк иде: тауларда, комлыкларда уйнау, таганда атыну һәм искиткеч матур, кояшлы көн бу бәйрәмне онытылмаслык итте. Үзенең тәэсирләре белән яшь әни Ольга Анисимова уртаклашты:

  • Бәйрәм өчен рәхмәт. Беренче май – бумай аенда беренче бәйрәм һәм балаларыңа, гаиләңә, туганнарыңа игътибар бирү өчен искиткеч шәп мөмкинлек. Эш көннәрендә мондый мизгелләр шундый азбит.

 

***

Ялкын авыл мәдәният йорты үзешчәннәре Новоспасск авылында куйган “Весеннее откровение” исемле концерт шаулап узды. Ул язга, май бәйрәмнәренә, шулай ук Новоспасск авылы юбилярларына, озак яшәүчеләренә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына багышланды. Сәхнәдән җырлар, уен-көлке, биюләр, шигырьләр яңгырады. Артистлар тамашачыларга әйбәт кәеф бүләк иттеләр, ул күңелләрдә озак сакланыр.

– Җитәкчеләр буларак, безгә тамашачыларның үзешчән сәнгатьтә катнашучылар исеменә җылы сүзләр әйтүләрен ишетү бик рәхәт. Без үз чиратыбызда авыл кешеләренә әлеге чараны үткәрүдә ярдәм иткәннәре һәм дустанә мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт әйтәбез. Без барысына да сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телибез! –диделәр Ялкын авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Валерий һәм Любовь Илюшиннар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International