Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Елена Геннадьевна Богомолова һәм Юлия Геннадьевна Демина бүләкләнде.
Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының баш белгече һәм Лебяжье авыл җирлеге башкарма комитеты бухгалтеры әлеге бүләккә муниципаль идарә органнарында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре – Җирле үзидарә көне уңаеннан лаек булдылар.