Җиңү көненә “кайнар линия”

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

5 майда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы алдыннан, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе ветераннар өчен пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” ача.

Бу көнне иртәнге  9 дан көндезге 3 кә кадәр бөтен Татарстан Республикасы буенча бушлай “кайнар линия” телефоны (8-800-100-26-27) эшләячәк. Пенсия фонды бүлекчәсе белгечләре пенсияләр түләү, ай саен акча түләү, социаль хезмәтләр җыелмасы һ.б.лар турындагы сорауларга җавап бирәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International