1 майда Ялкын авылында “Балаларга – дәүләтнең аерым кайгыртуы!”, “Без бердәм һәм көчле Россия өчен!”, “1 май – Тынычлык, Хезмәт, Май!"исемле шигарләр астында котлау акциясе узды, анда Ялкын авылы мәдәният йорты җитәкчеләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылары катнашты.
Гамәлдәге законнар нигезендә җинаять аркасында зыян күрүче РФ гражданнар кодексының 1064 маддәсе, 1 нче бүлеге шартларыннан чыгып, милек һәм рухи зыянны кайтару турында таләп итәргә хаклы.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Паньшин, бүләкләү тантанасын ачып, Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм чарада катнашучыларны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады: “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм итү безнең барыбыз өчен дә аерым бер дата булып тора. Моннан 72 ел элек әтиләребез һәм бабаларыбыз илебез һәм Европа илләре халыклары өчен тынычлык һәм азатлыкны саклап калдылар, тынычлап яшәү һәм эшләү, балаларны ярату һәм тәрбияләү бәхете бүләк иттеләр. Үз тормышыбыз белән без Бөек Ватан сугышы сугышчылары һәм хезмәтчәннәре буынына бурычлыбыз. Безнең изге вазыйфабыз – билгеле һәм билгесез батырлар турындагы истәлекне саклап калу, аларның чиксез каһарманлыгын хөрмәтләү, Бөек Җиңү солдатларының традицияләрен лаеклы дәвам иттерүчеләр булу.
Узган ел талпаннар 63 кешене, шул исәптән 16 баланы тешләде.
Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Светлана Леонидовна Банницина бүләкләнде.
27 апрельдә “Бердәм Россия” партиясе рәисенең җирле җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә төбәк атналык кысаларында җиденче чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Думасы комитеты әгъзасы Айрат Хәйруллин гражданнарны шәхси кабул итте.
Ә нәрсә көтәргә соң? Белгечләрнең сүзләренә караганда, бәяләрнең күтәрелүен тоткарлаучы берничә фактор эшләячәк. Беренчедән, халыкның чын кереме кимү, чөнки иртәме-соңмы бәяләр сатып алу сәләтенә килеп терәлә. Икенчедән, авыл хуҗалыгы продуктлары, шул исәптән ит җитештерүнең артуы базарда каты көндәшлеккә китерә. Шул сәбәп аркасында да бәяләр тотрыклылана.
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге, Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы аерым режим урнаштырылды, дип хәбәр итә.
3 майда “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясе рәисе Д.А. Медведевның төбәк җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү булачак.
28 апрельдә сәгать 10 нан 12 гә кадәр Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә хәрби хезмәткә чакыру, гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә алу мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшләячәк.