Казанда хәрби-патриотик клублар җитәкчеләренең слеты булды һәм “Җиңү” исемле Идел буе федераль округы проекты призерлары бүләкләнде

2017 елның 2 мае, сишәмбе

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Паньшин, бүләкләү тантанасын ачып, Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм чарада катнашучыларны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады: “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм итү безнең барыбыз өчен дә аерым бер дата булып тора. Моннан 72 ел элек әтиләребез һәм бабаларыбыз илебез һәм Европа илләре халыклары өчен тынычлык һәм азатлыкны саклап калдылар, тынычлап  яшәү һәм эшләү, балаларны ярату һәм тәрбияләү бәхете бүләк иттеләр. Үз тормышыбыз  белән без  Бөек Ватан сугышы сугышчылары һәм хезмәтчәннәре буынына бурычлыбыз. Безнең изге вазыйфабыз – билгеле һәм билгесез батырлар турындагы истәлекне саклап калу, аларның чиксез каһарманлыгын хөрмәтләү, Бөек Җиңү солдатларының традицияләрен лаеклы дәвам иттерүчеләр булу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International