Штрафлар саллы

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге, Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы аерым режим урнаштырылды, дип хәбәр итә.
Язгы-җәйге чорда Татарстан Республикасы территориясендә янгын куркынычы кискен тору сәбәпле  25 апрельдән 15 майга кадәр янгын куркынычсызлыгы режимы урнаштырылды.  Шунлыктан сүндерелмәгән учаклар калдырмагыз, җиргә тәмәке төпчекләре һәм кабызган шырпылар ташламагыз, үлән һәм чүп яндырмагыз, дип кисәтә алар. Янгын башланганын күрсәгез, ботаклар белән суккалап, аны сүндерү чарасын күрергә кирәк. Бу афәт турында  01 яки 112 телефоннары аша янгын частена хәбәр итүегез сорала. Исегезгә төшерәбез:  бу чорда штрафлар арта.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен  административ һәм җинаять җаваплыклары каралган.

Административ штрафлар гражданнарга – 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр,

физик затларга – 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 40 мең сумнан ярты миллион сумга кадәр каралган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International