Узган ел талпаннар 63 кешене, шул исәптән 16 баланы тешләде.
Игътибар: талпанның төрен белгеч кенә билгели ала, шуңа күрә әгәр талпан кадалса, моны куркыныч авыру йоктыру ихтималы дип бәяләгез!
Талпаннар үз корбаннарын үләннәр арасында, сирәк кенә куакларда көтеп торалар, ләкин беркайчан да агачка менмиләр, аннан кеше өстенә егылып төшмиләр. Кешенең тәненә, киеменә эләгеп, тәнгә кадалу өчен кием астында аулак урын тапканчыга кадәр югарыга үрмәлиләр. Моңа уртача 30 минут вакыт китә. Талпаннар һәрвакыт югарыга үрмәли, шуңа күрә аларны култык астында, аркада, касыкта, муенда һәм башта табалар.
Сезгә талпан кадалса, нишләргә?
Тәнгә кадалган талпанны мөмкин кадәр иртәрәк тартып чыгару мөһим, бу тизрәк эшләнгән саен, канга куркыныч авыру тудыручының эләгү ихтималы азрак.
Талпанны медицина учреждениесендә алырга кирәк!