Икенче, өченче яки шуннан соңгы балаларга өч яшь тулган очракта ана капиталын теләсә кайсы баланы укытуга юнәлдерергә ярый. Мәктәпкәчә белем бирү искәрмә булып тора – бу юнәлеш буенча ана капиталыннан бала туганнан соң ук файдаланырга мөмкин, ул сертификат алырга хокук бирә.
Икенче, өченче һәм шуннан срңгы балаларга өч яшь тулганнан соң торак шартларын яхшыртуга ана капиталыннан файдаланырга мөмкин. Торак кредиты һәм найм буенча беренче кертемне түләмәү, шулай ук ана (гаилә) капиталы акчасын торак кредитларын һәм займнарны каплауга юнәлдерү искәрмә булып тора. Бу очракта ана капиталыннан икенче яки шуннан соңгы бала туганнан (уллыкка алганнан) соң ук файдаланырга ярый.
2018 елдан икенче балалары туган яки уллыкка алынган керемнәре түбән гаиләләргә Россия Пенсия фонды ана капиталы акчасыннан ай саен түләүне гамәлгә ашыра. Бу акча бала яшь ярымга җиткәнче түләнә. Түләү күләме гаилә яши торган төбәктә баланың яшәү минимумына тигез.
2019 елның 11 апрелендә семинар-киңәшмә булып үтте, анда узган ел йомгаклары буенча иң яхшы бүлекчәгә конкурс йомгаклары игълан ителде. 2018 елгы эш йомгаклары буенча Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы бүлекчәсе лидер булды.
Зур тизлек белән барлык социаль челтәрләр буйлап 1957-1966 елгы хатын-кызлар, 1953-1967 елгы ир-атлар бер тапкыр түләү алырга хокуклы, чөнки акчаларын тупланма пенсиягә күчергәннәр, бары тик Пенсия фондына ашыгыч төстә гариза гына язарга кирәк, дигән мәгълүмат тарала.
Тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Зирекле авылы кешесе Горшунова
Екатерина Петровна 90 яшьлеге белән котлаулар кабул итә.
Биләр мәктәбе укучысы
татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада җиңүче булды
Биләрдә ирләр командалары арасында
Алексеевск районы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы
К.П. Елдашев истәлегенә багышланган волейбол буенча беренче ачык турнир
булып узды.
Хәрби хезмәткә күнек, призывник!
Балалар турында кайгыртып