2019 елның 11 апрелендә семинар-киңәшмә булып үтте, анда узган ел йомгаклары буенча иң яхшы бүлекчәгә конкурс йомгаклары игълан ителде. 2018 елгы эш йомгаклары буенча Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы бүлекчәсе лидер булды. Быел Россия Пенсия фонды җитәкчелеге бөтен ил буйлап Пенсия фондының 84 бүлекчәсеннән иң яхшыны сайлап алды, җиңүче төбәкне, “Россия Федерациясе Пенсия Фонды
лидеры" исемен биреп, диплом белән бүләкләде.
Йомгаклау бәяләвен исәпләү пенсия фонды эшчәнлегенең төп юнәлешләрен бәяләүче барлык нәтиҗәлелек күрсәткечләре буенча берьюлы өч статистик анализ ысулын кулланып: пенсия билгеләү һәм түләү, балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру, дәүләт хезмәтләре күрсәтүне, персонификацияләнгән исәпкә алуны, финанс-икътисад эшчәнлеген, персонал белән идарә итүне оештыру буенча катгый фәнни нигездә үткәрелде.
«Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге – ул, беренче чиратта, профессионаллар коллективы, алар өчен мондый темпта эшләү стандарт, ә лидерның горур исеме моңа лаек...", - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.