Зур тизлек белән барлык социаль челтәрләр буйлап 1957-1966 елгы хатын-кызлар, 1953-1967 елгы ир-атлар бер тапкыр түләү алырга хокуклы, чөнки акчаларын тупланма пенсиягә күчергәннәр, бары тик Пенсия фондына ашыгыч төстә гариза гына язарга кирәк, дигән мәгълүмат тарала.
ТР Алексеевск районындагы клиентлар хезмәте хәбәр итә: бер тапкыр бирелә торган түләү барлык гражданнарга да түләнми. Берничә чикләү бар: беренчесе – пенсия тупланмасы акчасының булу-булмавы һәм икенчесе - иминият пенсиясен картлык буенча яки хатын-кызлар өчен – 55 һәм ир-атлар өчен шул рәвешчә 60 яшькә җиткәч билгеләү.
Пенсия тупланмасының исәп-хисап счетында булу-булмавын гражданның РПФ сайтындагы шәхси кабинетыннан карарга була.
Игътибарыгызны пенсия тупланмасы акчасының ничек барлыкка килүенә юнәлтәбез:
- 1967 елгы һәм яшьрәк хезмәткәрләрнең (пенсиянең тупланма өлешен финанслауга иминият кертемнәре 2002 елдан башлап, хәзерге вакытка кадәр күчерелә);
-1953-1966 елгы ир-атларның һәм 1957-1966 елгы хатын-кызларның (пенсиянең тупланма өлешен финанслауга иминият кертемнәре 2002-2004 елларда күчерелде);
- дәүләт софинанслау программасында каташучыларның пенсия тупланмалары барлыкка килү. Софинанслау программасына гаризалар кабул итү 2014 елның 31 декабрендә тәмамланды. Әгәр 2008 елның 1 октябреннән 2014 елның 31 декабренә кадәр сез гариза биргән һәм 2015 елның 31 гыйнварына кадәр беренче кертемне түләгән булсагыз, сез Программада катнашучы буласыз.
Барлык шикле очракларда Алексеевск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) РПФның контакт-үзәгенә хәбәр итәргә киңәш бирәбез. Тел. 8(843) 27-9-27-27.