Биләр мәктәбе укучысы  татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада  җиңүче булды

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Биләр урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Рыжикова Олеся татар теле һәм әдәбияты буенча VII  Халыкара олимпиадада Алексеевск районын тәкъдим итте.

 Олимпиада барышында ул  татар теле һәм әдәбияты,  татар халкы һәм  Татарстан  тарихы буенча биремнәрне үтәде, “Хәзерге дөньяда Татарстан”  темасына проект эшен яклады һәм үзе иҗат  иткән иҗади номер белән чыгыш ясады.

Олимпиаданың йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча ул, иң яхшылар егермелегенә кереп, җиңүгә иреште. Олимпиадада җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү  тантанасы 25 апрельдә республика башкаласында булды. Тантаналы чара ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары В.Шәйхразиев катнашында узды.

  Олимпиадада Татарстан   Республикасыннан,  Россиянең 26 субъектыннан һәм 15 чит илдән 500 гә якын укучы катнашты.

 Рыжикова Олесяны һәм аның укытучысы  Фәтхуллова Римма Хәбетдин кызын шундый мөһим җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International