Тыл хезмәтчәне юбилее

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Зирекле авылы кешесе Горшунова
Екатерина Петровна 90 яшьлеге белән котлаулар кабул итә.

Юбилярны котларга  социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин һәм район ветераннар советы рәисе Елена Макарихина килде. Кунаклар  аңа Россия Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидовтан  бүләк, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

  Горшунова Екатерина Петровна Зирекле авылында ишле гаиләдә туа. Сугыш вакытында “Зирекле” совхозында фермада төрле эшләрдә эшли.  Сугыштан соңгы елларда да шул ук совхозда хезмәт куя. Шуннан лаеклы ялга чыга. Ике кыз тәрбияләп үстерә. Екатерина Петровна - бик актив, аралашучан ханым. Һәрвакыт  җәмәгать эшләрендә катнаша. Озак вакытлар  Зирекле авыл җирлегендә ветераннарның хатын-кызлар вокаль коллективы катнашучысы була.  Аның ике оныгы һәм ике оныкчыгы  бар. Аны котлыйбыз һәм аңа нык сәламәтлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International