Кайнар линия

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

13 майда  Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49 телефоннары буенча “кайнар линия” эше оештырылачак. “Кайнар линия”  телефоны кысаларында авыр хәлдә яшәүче балалар, ятим балалар һәм әти-әнисез калган, шулай ук сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ялын оештыру мәсьәләләренә кагылучы, балигъ булмаганнар, балалар сәламәтләндерү лагерьларына бушлай (ташламалы) юлламалар   алу хокукына ия гражданнар категорияләре өчен юлламалар алуга, лагерьларда һәм юлда туклануны оештыруга, балаларның ял итүгә һәм балигъ булмаганнарның сәламәтләнүгә хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә башка мәсьәләләргә кагылышлы сораулар бирергә мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International