Тренер истәлегенә турнир
Биләрдә ирләр командалары арасында Алексеевск районы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы К.П. Елдашев истәлегенә багышланган волейбол буенча беренче ачык турнир булып узды.
Константин Елдашев спорт тренеры, техник һәм физкультурачы гына түгел иде. Ул яшь спортчыларда һәм башкаларда какшамас спорт кыйммәтләре: ихтыяр көче, ныклы холык, максатка омтылучанлык кебек сыйфатлар да тәрбияләде, еш кына, турыдан-туры мәгънәдә, балаларны урам йогынтысыннан коткарып калды. Бервакыт газетабызга биргән интервьюда Константин Петрович болай дигән иде:
- Әлбәттә, беренче чиратта мин аларны волейбол турында үзем белгәннәргә өйрәтергә тиешмен. Команда булдыру өчен аларда коллективизм, төркем хисе тәрбияләргә кирәк. Без мәсьәләләрне бергәләп хәл итәбез, теләсә нинди темага сөйләшәбез. Балалар күңеленә зур ялганның кечкенәдән башлануын, ә эшсезлек ялган “ирек”кә юл куюын сеңдерергә тырышам. Үзебез арасындагы ышанычлы мөнәсәбәтләрне бик бәялим: тренер эше – шактый авыр эш. Кайчак малайларыма кычкырып та алам, аннары, бераз суынгач, үземнең сабырсызлыгым өчен алардан гафу үтенәм. Без бер-беребезне гафу итә алабыз.
Балалар үзләрен волейболдан башка күз алдына да китерә алмыйлар. Алар вакытның кадерен белергә өйрәнделәр, аларның вак-төяккә әһәмият бирергә вакытлары юк, авыл буйлап бер эшсез анда-монда сугылып йөрү, кеше коймаларын җимерү алар өчен кызык түгел. Минем төркемемдә хәзер берничә малай, мин аларны ирексезләп диярлек алып килдем. Алар буш вакытларын ничек үткәрергә белми йөри иделәр, шуңа күрә участковыйның игътибарына да эләктеләр. Минем контролемдә алар урам укытучылары өйрәткәнгә караганда күбрәккә өйрәнәләр, дип уйлыйм. Ләкин егетләр характер күрсәтә алсалар һәм кире качмасалар гына, дигән шарт белән. Әлегә алар безнең белән булганда аларның яшьлек елларын зур файда белән үткәрергә һәм ничә елга алга таба әхлакый капитал тупларга мөмкинлекләре бар.
Балалар үз тренерлары артыннан иярделәр, аны чиксез хөрмәт иттеләр.
Константин Елдашев бу дөньядан бакыйлыкка күчте, ләкин аның эше аның укучыларында яши.
27 апрельдә Биләр авылының спорт комплексында тренер-укытучы истәлегенә багышланган волейбол буенча беренче ачык турнир булып узды. Ярышларда дүрт команда: Биләрдән – ике, район үзәге һәм Чистай шәһәре командалары катнашты.
Чистайлылар иң яхшылар булып чыктылар. Турнирның “көмеше” – “Биләр-1” командасында, “бронза – Алексеевск ш.т.б. спортчыларында, ә Биләрнең икенче командасы –дүртенче урында.
Призерларның барысы да грамоталар һәм акчалата бүләкләр алдылар. Ә турнир кубогы күрше Чистай шәһәренә китте.
- Без ярышларны барлык оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт әйтәбез. Биләр мәктәбе завучы Михайлова Елена Викторовнага аерым рәхмәт. Ул Константин Петрович турында тәкъдир итү программасы әзерләде. Шулай ук музыкаль программа оештырып, спортчыларга һәм җанатарларга әйбәт кәеф бүләк иткән Мостафаев Элькин Фикрәт улына һәм Зарбиев Акиф Агагусейновичка да рәхмәт әйтәбез, - дип уртаклашты Константин Петровичның шулай ук волейбол буенча тренер улы Алексей Елдашев.