Икенче, өченче һәм шуннан срңгы балаларга өч яшь тулганнан соң торак шартларын яхшыртуга ана капиталыннан файдаланырга мөмкин. Торак кредиты һәм найм буенча беренче кертемне түләмәү, шулай ук ана (гаилә) капиталы акчасын торак кредитларын һәм займнарны каплауга юнәлдерү искәрмә булып тора. Бу очракта ана капиталыннан икенче яки шуннан соңгы бала туганнан (уллыкка алганнан) соң ук файдаланырга ярый.
Кая мөрәҗәгать итәргә?
Ана (гаилә) капиталыннан файдалану турында гаризаны Россия Пенсия фондының территориаль органына яки электрон рәвештә “Гражданинның шәхси кабинеты” аша бирергә була.
Ана (гаилә) капиталы акчасын нәкъ менә нинди торак шартларын яхшыртуга юнәлдерергә мөмкин?
Әйтергә кирәк, сатып алына торган торак бина Россия территориясендә урнашкан булырга тиеш. Торак бинаны ремонтлау ана капиталыннан файдалануга карата торак шартларын яхшырту булып тормый.
Торак сатып алуга яки төзүгә займ килешүен кем белән төзергә мөмкин?
Шуның белән бергә займ бирүче оешма займ акчасын сертификат иясенең яки аның иренең (хатынының) кредит оешмасындагы шәхси исәп-хисабына күчерергә тиеш.
Әйтергә кирәк, законда ана капиталы акчасын түләүгә юнәлтергә мөмкин булган кредитлар һәм займнар саны буенча чикләүләр юк
Нинди документлар китерергә
Гомуми документлар пакеты
Торак бинаны сатып алуга ана (гаилә) капиталы акчасын юнәлдерү өчен документлар:
Искәрмә: әгәр торак бинаны кичектереп түләү шарты белән сатып алу-сату килешүе сатып алына торган торак бинага милек хокукы килешү бәясен тулысынча түләп бетергәннән соң сатып алучыга күчүне күздә тотса, килешү буенча түләнмичә калгансумма күләме турында белешмә бирелә.
Ана (гаилә) капиталы акчасын өлешләп төзүдә катнашуга юнәлдерү өчен документлар: