Ана капиталы акчасыннан айлык түләүне ничек алырга?

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

2018 елдан икенче балалары туган яки уллыкка алынган керемнәре түбән гаиләләргә  Россия Пенсия фонды ана капиталы акчасыннан  ай  саен түләүне гамәлгә ашыра.  Бу акча бала яшь ярымга җиткәнче түләнә.  Түләү күләме  гаилә яши торган төбәктә баланың  яшәү минимумына тигез.

Айлык түләү билгеләү турында  гаризаны бала туган көннән алып  ел ярым дәвамында теләсә кайсы вакытта  бирергә мөмкин. Беренче түләү чоры бер елга исәпләнгән, моннан соң түләү билгеләү турында яңа гариза язарга кирәк.

Түләү күләме төбәккә бәйле – ул балалар өчен  моңа кадәрге елның икенче кварталында Россия Федерациясе субъектында билгеләнгән яшәү минимумына тигез.

 Айлык түләү кемгә тиеш?

 Айлык акчалата түләү алуга РФ территориясендә даими яшәүче гаиләләр хокуклы, әгәр

  1. Икенче бала һәм ана - Россия Федерациясе гражданнары булса.
  2. Гаиләдә икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң дөньяга килсә.
  3.  Гаиләнең бер әгъзасына керем күләме Россия Федерациясе субъектында узган елның икенче  кварталына яшәү минимумы күләменнән 1,5 тапкыр артып китмәсә.

Гаиләнең җан башына уртача кереме ничек исәпләнә?

 Исәп-хисап ясаганда гаиләнең (балигь булмаган балаларның ата-аналары,    балигь булмаган балалар) акчалата алынган керемнәре исәпкә алына:

 

  1. Хезмәт хакы, премияләр.
  2. Пенсияләр, пособиеләр,  больничный акчалары, стипендияләр, алиментлар.
  3. Хокукый дәвамчыларның  пенсия тупланмалары акчалары.
  4. Дәүләт органы яки иҗтимагый берләшмә дәүләт һәм иҗтимагый вазыйфаларны үтәү чорында түли торган компенсацияләр.
  5.  Акчалата компенсацияләр һәм хәрби хезмәткәрләрнең, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һәм башка хокук саклау органнарының тәэмин ителүе.

Исәпкә алынмый:  гадәттән тыш хәлләр уңаеннан федераль бюджеттан  бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм суммасы.

 Гаиләнең түләүгә хокуклымы икәнлеген аңлар өчен гаиләнең соңгы 12 календарь айдагы гомуми суммасын алырга  һәм аны 12 гә бүләргә, аннары , яңа туган баланы да кертеп, гаилә әгъзалары санына бүләргә кирәк.  Әгәр алынган сумма  яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр азрак икән, гаилә ана капиталы акчасыннан айлык түләүне алырга хокуклы була.

Яшәү минимумы һәм гаиләнең керемнәре

Гаиләнең керемнәренә карап айлык түләүгә  хокукын билгеләү мисалы

 Алексеевск бистәсендә өч кешедән торган гаилә яши: әни кеше Ирина – бухгалтер, әти кеше Николай торак компаниясендә электрчы һәм аларның уллары Дима, аңа 5 яшь тулган. 2019 елның мартында бу гаиләдә кызлары Маша туган.

 Соңгы елда гаиләнең еллык кереме  810 мең сум:  Ирина - 330 мең сум, Николай 480 сум акча эшләгән.  Башка керемнәре юк.

 Гаилә ана капиталыннан ай саен түләүгә хокуклымы икәнен аңлау өчен гаиләдә һәр кешегә күпме керем туры килүен исәпләп чыгарырга һәм төбәктә  хезмәткә сәләтле халыкның  яшәү минимумы белән чагыштырып карарга кирәк. Моның өчен гаиләнең уртак кереме бер елда  12 айга бүленә һәм гаиләнең барлык әгъзаларына, 810 мең сум ÷ 12 ай ÷ 4 кеше, бер кешегә аена 16875 сум килеп чыга.

 Татарстан Республикасында хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумы 2018 елның икенче кварталында 9356  сум тәшкил итте, шул рәвешчә, яшәү минимумының 1,5 проценты 14034 сум.

 Ягъни гаиләдә  бер кешегә айлык керем (16 875 сум)  ТРда хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумыннан 1,5 тапкырдан (14034 сум)   күбрәк. Бу әлеге гаилә ана капиталыннан  айлык түләүгә хокуклы түгел.

  Айлык түләүне билгеләү өчен кая һәм кайчан мөрәҗәгать итәргә?

 Гаиләгә айлык түләү бала 1,5 яшькә  җиткәч түләнә.

  1.  Бала туган көннән, әгәр алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итсәләр, бала туганнан алып түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр узган айлар өчен түләүләр суммасы гражданга тулы күләмдә күчерелә.

2.Мөрәҗәгать иткән көннән, әгәр граждан түләү билгеләүне сорап  алты айдан соңрак  мөрәҗәгать итсә.

Ана капиталыннан айлык түләүне билгеләү өчен нинди документлар китерергә?

  1. Гариза бирүченең шәхесен раслаучы документ;
  2.  Вәкилнең шәхесен раслаучы документ;
  3. Вәкилнең вәкаләте шәхесен раслаучы документ;
  4. Ана капиталы акчасын сарыф итү турында опека һәм попечительлек органының рөхсәте – гаризаны баланың (балаларның) опекуннары (попечительләре) биргән очракта;
  5.  Баланың тууын раслаучы документлар (мәгълүматлар);
  6.  Балигь булмаган балага опекунлык билгеләүне раслаучы документлар (тәрбиягә алучы гаилә турында килешү, опека яки попечительлек органының опекун таныклыгын билгеләү турында акт);
  7. Гариза бирүчегә яки балигь булмаган бала вәкиленә Россия кредит оешмасында ачылган исәп-хисап реквизитларын (банк кертеме исәп-хисабы килешүе) раслаучы документ, исәп-хисап реквизитлары турында кредит оешмасы белешмәсе һәм исәп-хисап реквизитлары турында мәгълүматлар язылган башка документлар);
  8. Гариза бирүченең һәм гаилә әгъзаларының керемнәре турында  документлар ( белешмәләр, мәгълүматлар, килешүләр) һ.б.лар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International