Алексеевск районында Призывниклар көне

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

 Хәрби хезмәткә күнек, призывник!

Призывниклар  көнендә булачак Ватанны саклаучылар  Җиңү паркында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә  чәчәкләр куйдылар.

Традиция буенча бүген быел яз Россия Кораллы Көчләре сафларына хезмәт итәргә китәчәк  егетләрне сәламләделәр. Җиңү паркында  булачак солдатларга башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров үгет-нәсыйхәт сүзләре әйтте, ул аларга хезмәтләрен лаеклы үтеп,  туган якларына ныгып һәм чын  ир-егет булып кайтуларын теләде.

 Егетләргә яхшы хезмәт итүләрен теләп Эчке эшләр министрлыгы ветераннар советы рәисе Рәфис Шиһапов, Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда сугыш хәрәкәтләре  ветераннары җәмгыяте рәисе Николай Гордеев, шулай ук Алексеевск ДОСААФы җитәкчесе Владимир Иванов мөрәҗәгать итте.

 Призывниклар чәчәкләр куйганнан һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган алексеевскилыларны хөрмәтләп искә алганнан соң  чара район мәдәният йортына күчте, анда алар өчен бәйрәм концерты әзерләнгән иде. Хәрби комиссар Владимир Макаров егетләргә яхшы хезмәт итүләрен теләде һәм һәркемгә командирлар сәгате тапшырды. Булачак Ватанны саклаучыларга хуплау һәм дини киңәшләр белән  ике конфессия вәкиле: иерей Сергей Соколов һәм Алексеевск мөхтәсибәтенең аксакаллар шурасы рәисе Нургаен Исхаков мөрәҗәгать итте. Концерттан  соң хезмәткә китәчәк егетләр  сугышчан дан музеена юл алдылар, анда аның экспозициясе белән таныштылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International