2015 елның 19 ноябрендә Алексеевск районының ветераннар советы рәисе Глазунов Н., халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Семина Н. һәм Биләр авыл җирлеге башкарма комитеты вәкиле Белоусова Т. Алексеевск муниципаль районының Биләр авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, күп бала анасы Севастьянова Мария Васильевнаны 90 яшьлеге белән котладылар. Мария Васильевнага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгыннан бүләкләр җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасын тапшырдылар.
Бүген, Тәмәке тартудан баш тарту көнендә, “Яшь гвардия” активистлары профилактик акция үткәрделәр.
Район хуҗалыклары кыр эшләрен нигездә төгәлләделәр. Бөртеккә кукуруз уручы комбайнчылар соңгы гектарларда эшлиләр.
Җомга көнне, 20 ноябрьдә, район мәдәният йортында Бөтенроссия балаларга хокук ярдәме күрсәтү көнендә балигъ булмаган балалар бушлай юридик консультация ала алачаклар.
Алексеевск баскетболчылары Беренчелек финалына чыктылар һәм җиңү яуладылар. 2002-2003 елгы кызлар арасында баскетбол буенча ТР Беренчелеге (анда 9 команда катнашты) район үзәгенең беренче мәктәбендә булды.
1 декабрьдә “БЕРДӘМ РОССИЯ” сәяси партиясе үзенең 14 еллыгын бәйрәм итәчәк.
Юбилее – 50 яше тулу уңаеннан протоиерей Павел Михайлович Чурашовны район башлыгы Владимир Козонков котлый:
Татарстан Республикасының “Сәламәтлек” XII авыл Спартакиадасы программасы нигезендә өстәл теннисы буенча II урынны алган Алексеевск теннисчылар командасы II дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде.
Беренче мәктәп янында башланып, бөтен бистә буйлап зигзаг булып агучы инеш озак вакытлар ташландык хәлдә иде. Аның ярлары буенда агачлар һәм куаклар үскәнлектән, ул үтеп йөри алмаслык джунглига әйләнгән иде.
Спортчылар “Татарстанның бадминтон өметләре” исемле республика ярышларында парлы һәм катнаш разрядларда уңышлы чыгыш ясадылар.