Ә вакыт узу белән кайбер урыннарда чын сазлыклар барлыкка килде. Бу ямьсез күренешне бирегә чүп-чар ташлаучы кешеләр тагын да шыксызландырды, өстәвенә моны якындагы өйләрдә яшәүчеләр генә эшләмәде.
Хәзер исә дәүләт программасы акчасына “РАФ” эшчеләре яр буйларын әрәмәлектән чистартуга керештеләр. Мәсәлән, без аларның эшләвен Куйбышев урамындагы күпер янында күрдек. Эшчеләр кран ярдәмендә ерымнан киселгән агачларны һәм куакларны күтәреп, аларны “КамАЗ”га төйи иделәр. Бу эш елга ярларын чистартып бетергәнчегә кадәр дәвам итәчәк. Аларга каршы, 1 нче мәктәптән Комсомол урамы буйлап экскаватор килә, ул үзәнне тирәнәйтә иде.
Объектта эшләүче эшчеләр үз эшләренә оптимизм белән карыйлар һәм моны күптән эшләргә кирәк иде, бистә уртасында шундый ямьсез урын булырга тиеш түгел, диләр.
– Хезмәтебез бушка китмәс, – дип ышанасы килә, – ди К-700 тракторында эшләүче Иван Сапожников. – Күп еллар үтсә дә, биредә куаклар үсмәячәк һәм ул чүп-чарга күмелмәячәк. Алексеевскилылар бу урынны сакларга тиешләр.