Алексеевск теннисчыларының беренче зур уңышлары

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Республика шәһәрләре һәм районнарыннан 15 команда катнашкан ярышлар ноябрьнең беренче ункөнлегендә Минзәләдә узды. Тренер Геннадий Типясёв билгеләп үткәнчә, балаларыбыз турнирның җиңүчесе, Саба районы командасына бер очкога гына оттырганнар һәм Әлмәтнең бронза призерларын 13 очкога узып киткәннәр.

–      Виктория Ульянконың уңышлы уйнавын аеруча да билгеләп үтәсе килә, – дип аңлатма бирә Геннадий Иванович. – Әлеге спортчы кыз көндәшләренә җиңүгә бернинди дә өмет калдырмады: финалда бик шәп һөҗүм итү стилендә Буадан килгән тәҗрибәле теннисчы кызны 3:0 исәбе белән җиңеп, турнир чемпионы булды. Ә менә Ләйсән Галиева белән Адел Каюмов үз категорияләрендә бишенче урыннарны алдылар, бу да начар түгел. Кр. Баран теннисчысы, аграр колледж студенты Никита Александров турнирны тигез үткәрде. Бу – теннисчыларыбызның өлкәннәр ярышында беренче зур уңышлары, дип билгеләп үтәм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International