Юбилее белән!

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

2015 елның 19 ноябрендә Алексеевск районының ветераннар советы рәисе Глазунов Н., халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге  директоры Семина Н. һәм Биләр авыл җирлеге башкарма комитеты вәкиле Белоусова Т. Алексеевск муниципаль районының Биләр авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, күп бала анасы Севастьянова Мария Васильевнаны 90 яшьлеге белән котладылар. Мария Васильевнага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгыннан бүләкләр җыелмасы,  азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International