Район башлыгы Владимир Козонков протоиерей Павел Михайлович Чурашовны юбилее белән котлады

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе

–      Хөрмәтле Павел Михайлович! Тормышыгыздагы истәлекле көн –50 яшегез уңаеннан котлауларымны кабул итегез!  “Тормыштан алырга мөмкин булган иң зур файда  – гомереңне Сездән соң да яшәячәк эшкә сарыф итү” дигән бер атаклы психолог. Әлеге сүзләр тулысынча Сезгә һәм Сезнең эшчәнлегегезгә кагыла, дип уйлыйм. Алексеевск җирендә изге, бөек эшкә ике дистә ел хезмәт итүегез дәверендә Сезнең хезмәтләрегез белән рухи тормыш яңадан торгызылды, чын правослау җәмгыятенә нигез салынды, күп кенә кешеләр Сезнең янга киңәш сорап һәм юаныч эзләп киләләр.

–      Моңа Сез хакимият белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруда зирәк  акылыгыз, хезмәт сөючәнлегегез һәм намуслылыгыгыз аркасында  ирештегез. Ә сабырлык, буйсыну, батырлык, дуслык хисе, үз хаталарыңны таный алу һәм аларны төзәтү, фидакарьлек һәм мохтаҗ булган һәркемгә ярдәмгә килергә әзер тору, нык ышану – әлеге сыйфатларны Сез Рус Правослау Чиркәвенә какшамас тугрылыкларын саклап калган бабаларыгыздан, әти-әниегездән мирас итеп алгансыз. Сез – әти-әниегезнең лаеклы улы – мәхәлләгә хезмәт итүнең чын җанлы мисалы.

Яшь буынны христиан әхлак кыйммәтләре нигезендә, Ватанга һәм правослау традицияләренә мәхәббәт рухында тәрбияләүгә юнәлдерелгән тырышлыгыгызны югары бәялим.

Сез районда хаклы рәвештә казанган хөрмәткә һәм абруйга аңлы рәвештә генә ирешеп булмый. Аларны эзләмәгән, титуллар һәм бүләкләр артыннан кумаган кешеләргә алар үзләре киләләр. Сезнең вөҗданлы яшәргә, намус белән хезмәт итәргә, әйләнә-тирәдәгеләр белән күңел җылыгызны бик юмарт уртаклашырга омтылуыгыз көндәлек эшләрегездә һәм гамәлләрегездә чагылыш табалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International