Ярышта катнашучылар барысы да жирәбә салу нәтиҗәсендә өч төркемчәгә бүленделәр. Безнең кызлар Балтач районы һәм Кама Аланы кызлары белән өченче төркемчәгә эләктеләр. Ярым финалга төркемчәләрдә беренче урыннарны алган өч команда һәм уен нәтиҗәләре буенча иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән дүртенче команда чыгарга тиеш иде.
Шулай итеп, төркемчәләрдә уйнаганнан соң ярым финалга Арча, Ютазы һәм Аксубай районнары командалары һәм Алексеевск кызлары чыкты, аларга жирәбә нәтиҗәсендә Арчаның иң көчле командаларының берсе белән уйнарга туры килде. Кызларыбыз уенда үзләрен ышанычлы тоттылар: исәптә бөтен уенны алып бардылар һәм 20:25 исәбе белән отып, финалга путевка алдылар. Финалда исә алар аксубайлылар белән очраштылар.
– Бөтен кеше Алексеевск районына җиңү юрады, – дип аңлатма бирә тренер-укытучы Сергей Кудряшов, – ләкин алай булмады шул. Көндәшләребез беренче минутлардан ук алга чыктылар һәм дүртенче чирекнең соңгы минутларына кадәр, кызларыбызны 5 очкога отып, лидерлар булып калдылар. Матчның нәтиҗәсен аның соңгы минуты хәл итте: бу вакыт эчендә без исәпне тигезли һәм ул тәмамланырга унбиш секундлар калгач, алга чыга алдык. Нәтиҗәдә уен Алексеевск баскетболчылары файдасына 29:30 исәбе белән тәмамланды.