Алексеевск бадминтончылары республика ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар

2015 елның 13 ноябре, җомга

2015 елның 5-6 ноябрендә Саба районында яшьләр арасында “Татарстанның бадминтон өметләре” исемле иң популяр турнирларның берсе булып узды.

Традиция буенча бер мәйданчыкка күп санда иң яшь бадминтончыларны җыючы ярышларда Саба, Алексеевск, Кайбыч, Түбән Кама, Мөслим, Актаныш, Әлки, Кама Тамагы, Аксубай, Лаеш, Балтач, Тәтеш, Теләче, Балык Бистәсе, Арча, Кукмара районнары һәм Казан шәһәреннән 180 нән артык спортчы катнашты.

 

 Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов, ТР Бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин, Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов һәм бадминтон буенча ТР җыелма командасының баш тренеры Игорь Назаров ярышларның ачылу тантанасына кунак булып килгән иделәр.

 Ачылыш тантанасында катнашучылар билгеләп  үткәнчә, әлеге турнир яшь талантларга республика дәрәҗәсендә үз күнекмәләрен күрсәтергә һәм Бөтенроссия стартларында Татарстан командасы составында урын алырга мөмкинлек бирде.

Турнир барлык биш категориядә 2004 һәм 2005-2006 елгы яшь төркемнәрендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International