ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Ноябрьнең өченче якшәмбесе –  Халыкара юл-транспорт фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне. Районда ЮХИДИ хезмәткәрләре җәмәгать оешмалары белән берлектә юлларда травматизмны булдырмау атналыгы үткәрәләр.

Икътисад индекслары  


11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Казан кешеләре өчен 6 ноябрьдә Чехов базарында Кыркүл авылы җирлеге киң ассортиментта яшелчәләр тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиковның 19.10.2015 ел, 52795-ИХ санлы боерыгын үтәү йөзеннән  Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы сезнең игътибарыгызга «Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы (Внешэкономбанк)» Дәүләт корпорациясе Россиянең социаль-икътисадый үсешенә өлеш керткән өчен премия бирүгә «Үсеш премиясе-2016» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү турында җиткерә.

Моннан 35 ел элек шушы ноябрь көнендә Алексеевск районы тарихында ягыбызның үсүен һәм чәчәк атуын билгеләгән бер вакыйга булды.

 Милли бердәмлек көне кысаларында республика приютларында, шулай ук Алексеевскиның “Кайгырту” приютында тәрбияләнүче, аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә яшәүче, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән малайлар һәм кызлар өчен  “Иҗат дөньясы” исемле хәйрия акциясе оештырылды.


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның  20 ноябрендә район мәдәният йортында Бөтенроссия балаларга хокук ярдәме күрсәтү көнендә. Башлана: көндезге сәгать 1 дә.

үптән түгел 10 яшьлек һәм аннан  яшьрәк  спортчылар арасында йөзү буенча Чистай балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе Беренчелеге булып узды.

2015 елга антенна-фидер жайламаларын планлы ремонтлау эшләре графигы нигезендә Зур Полянка (Биләр)  торак пунктында урнашкан радиотелеүзәктә 2015 елның 16 ноябрендә иртәнге 8 дән кичке 4 кә кадәр, җиһазлары радиотелеүзәктә урнашкан телерадиокомпанияләрнең барлык программаларын тапшыруны өзеп, планлы ремонт-профилактика эшләре үткәреләчәк.


9
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

 Узган 10 айда районда 230 бала туды, бу –  узган елның шул ук чорындагыдан 42 гә азрак. Үлүчеләргә килгәндә, аларның саны 41гә кимеде һәм 324 не   тәшкил итте. Никахлашучылар саны да шул рәвешчә 13кә азайды һәм 136, аерылышучылар саны 1гә кимеде һәм 43 не тәшкил итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International