2015 елның 10 аенда предприятиеләр һәм оешмаларның эш йомгаклары буенча үткәрелгән киңәйтелгән утырышта район башлыгы өч алексеевскилыга бүләкләр тапшырды.
Ялкын авылы кешесе Александра Ивановна Лаврентьева 6 ноябрьдә үзенең 90 нчы туган көнен билгеләп үтте. Шушы истәлекле дата белән бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган элеккеге башлангыч сыйныф укытучысын котларга Ялкын мәктәбе укучылары килде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар һәм җылы рәхмәт сүзләре әйттеләр.