ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Район үзәгенең 3 нче мәктәбе укучылары командасы яшь биологларның  Казанда узган республика турнирыннан җиңүчеләр булып кайттылар. Укучыларга турнирда катнашу өчен алдан оештыручылар тәкъдим иткән 12 темага докладлар әзерләргә кирәк иде. Шуның белән бергә куелган сорауларга әзер җаваплар булмады – бирем иҗади характерда иде.
2015 елның 30 октябрендә  башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Н. П.Чурин һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Е.А.Хәмзина тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тыл хатыны Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә яшәүче Абросимова Александра Александровнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар һәм аңа РФ Президенты Путинның котлау открыткасын, район башлыгыннан бүләк җыелмасы, азык-төлек тутырылган пакет һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

23
октябрь, 2015 ел
җомга
Узган сишәмбедә өченче чакырылыш Алексеевск муниципаль районы Советының икенче утырышында депутатлар корпусы якындагы биш елга башкарма комитет җитәкчесен билгеләде.

22
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Алексеевск волейболчылары Казанның Үзәк стадионы спортзалында узган 2001-2002 елгы малайлар арасында ТР беренчелеге суперфиналында катнаштылар.

20
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Алексеевск районында да “Хезмәткә һәм оборанага әзер” (ГТО) нормаларын тапшыралар.
ГТО нормаларын тапшыру Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча бөтен ил буйлап яңадан торгызылды. Аның кысаларында нормативларны 6 яшьтән алып 70 яшькә кадәр һәм өлкәнрәкләргә тапшыру каралган.

16
октябрь, 2015 ел
җомга
Кичә районыбызга соңгы елларда төзелгән балалар һәм спорт мәйданчыкларын карау өчен Дәүләт Советы депутатлары, “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары һәм Татарстан Хөкүмәте түрәләре килде.
РФда 2013 – 2018 елларга терроризм идеологиясенә каршы тору комплекслы планын гамәлгә ашыру кысаларында "Мастерская" телекомпаниясе терроризмга каршы милли комитет аппараты заказы буенча “Террорсыз Россия” исеме астында документаль фильмнар циклы әзерләде. “Террорсыз Россия” фильмнар циклы беренче тапкыр "Россия-2" федераль телеканалында 2015 елның октябрендә күрсәтеләчәк.
“Юл төзүчеләр” паркында өлкән буын гражданнары, инвалидлар һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен “Буыннар биюе” конкурсы булып узды.

15
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Районның иң күп санлы коллективларыннан берсенең һөнәри бәйрәме алдыннан юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын район башлыгы Владимир Козонков котлады:
2015 елның 12 октябрендә социаль яклау бүлеге начальнигы Е. Хәмзина һәм Биләр авыл җирлеге башкарма комитеты вәкиле Т. Белоусова Алексеевск муниципаль районының тыл хезмәтчәне, Шәмә авылы кешесе Никонова Анна Григорьевнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар, Анна Григорьевнага РФ Президенты В.В.Путинның һәм район башлыгының котлау открыткалары, бәйрәм җыелмасы, азык-төлек пакеты тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International