Республика программалары Делегация канәгать

2015 елның 16 октябре, җомга

Бистәдә комиссия әгъзалары башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗевнең озата йөрүендә Совет урамындагы паркка бардылар. Кунаклар спорт һәм уен кече архитектура формаларының урнашкан урынннан һәм яктыртылуыннан канәгать калдылар. Елдан артык вакыт эчендә паркның коймасы бераз гына тузса да, комиссия әгъзалары монда аның халыкка кирәклеген күрделәр. Ә азмы-күпме ватылулар күңелсез чынбарлык дип кабул ителде, һәм аларны бетерергә туры киләчәк.

Аннары делегация әгъзалары Лебяжьега юл алдылар, анда Төзүчеләр урамында бала-чаганың ничек футбол уйнаганын карадылар һәм әлеге микрорайон кешеләренең ял итү урынына бәя бирделәр. Алар шулай ук күптән түгел ачылган “Каенкай” балалар бакчасы янындагы балалар мәйданчыгына килделәр. Биредә мәйданчыкка ком таратылган, бу – уңай нәрсә, димәк, балалар азрак җәрәхәтләнәчәкләр. Ә инде иң соңыннан алар Мамонов урамындагы “Алексеевскдорстрой” акчасына төзелгән зур спорт мәйданчыгына бардылар. Кунаклар әлеге спорт объектының зурлыгына һәм җиһазланышына таң калдылар. Биредә алар шулай ук мәктәп балалары һәм студентларның футбол һәм волейбол уйнауларын карап тордылар. Делегатлар әлеге мәйданчыкны төзегәндә инвесторларның бөтен күңелләрен биреп эшләүләрен һәм аңа профессионализм күзлегеннән чыгып карауларын билгеләп үттеләр. Балалар өчен корылмаларның күп булуы өстенә футбол мәйданчыгында да футбол кортларының йомшак урыны бетерелгән – капкалар артында туп бәреп ватылудан коймаларны саклау өчен челтәр бар, ә арткы стеналар ян-яклардагылардан югарырак итеп ясалган, шуңа күрә туп мәйданчыктан бик сирәк очып чыга.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова, районыбызда объектларны тикшерүгә йомгак ясап, спорт мәйданчыкларының хәлен уңай бәяләде, инвесторлар акчасын җәлеп итүдә районның уникаль тәҗрибәсен, шулай ук бу мәйданчыкларның ГТО нормаларын тапшыру урынына әйләнергә тиешлеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International