Сайлаулар-2015 Депутатлар яңадан Дамир Гыйләҗевка ышаныч күрсәттеләр

2015 елның 23 октябре, җомга
Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсен үтәүче конкурс комиссиясе рәисе Игорь Марченко комиссиянең ике кандидатның гаризасын каравы турында хәбәр итте. Аларны Дамир Гыйләҗев һәм Тимур Кәлимуллин тапшырган иде. Ике җитәкче дә үз постларында эшләрен намуслы башкаралар. Ләкин Дамир Әмир улы район башкарма хакимияте җитәкчесе эшенең кирәкле тәҗрибәсенә ия булганлыктан, үз алдына куелган бурычларны профессиональләрчә хәл иткәнлектән, депутатлар бу вазыйфаларны үтәүне яңадан аңа ышанып тапшырдылар. Сабырлыгы, кешеләр белән уртак тел таба белүе, районның социаль-икътисадый бурычларын хәл итүдә үз сүзендә нык торучанлыгы Дамир Әмир улына республика һәм район җитәкчеләре арасында абруй казанырга мөмкинлек бирде.
Бер сәгать алдан шәһәр җирлеге Советы башкарма комитет җитәкчесе итеп бу эштә моңа кадәр өч ел эшләгән Александр Харитоновны сайлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International