Шулай итеп, әзер докладны баштан докладчы укыды, ә аннары аны докладчы, оппонент һәм прецедент тикшерде. Дискуссия, икенче төрле итеп әйткәндә, көрәш өч этапта узды. Составына 11 нче сыйныф укучысы Линар Садыйков (ул команданың капитаны иде), 9 нчы сыйныф укучысы Чулпан Җиһаншина, 8 нче сыйныф укучылары Әминә Нуруллина һәм Дарья Ерёмина кергән Алексеевск укучылары өч көрәштә дә җиңеп чыктылар һәм шуның белән “Яшүсмерләр” лигасында 1 нче урынны алдылар.
Моннан тыш, шәхси беренчелектә Линар I дәрәҗә Диплом алуга иреште, ә Чулпан III дәрәҗә Дипломга ия булды. Шунысы үзенчәлекле, 2012 елда 3 нче мәктәп балалары, андый турнирда катнашып, II урынны алган иделәр инде.
Сүз уңаеннан әйткәндә, турнирда сайлап алу турын узган (өстәвенә аларның күбесе лицей укучылары иде) 19 команда катнашты.
Жюри составына Казан федераль университеты профессорлары, доцентлары һәм ассистентлары, шулай ук Мәскәү шәһәренең Россия Фәннәр академиясе Молекуляр генетика институтының биология фәннәре кандидаты, фәнни хезмәткәр Данил Пупов та керде.