Җиңүгә бер адым

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе
Татарстанны Бөтенроссия беренчелегендә тәкъдим иткән финал ярышында республиканың иң яхшы шәһәр һәм авыл командалары очрашты. Күптән түгел авыл командалары арасында беренчелектә җиңгән Алексеевск волейболчылары “Юность” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы спортчылары белән көч сынашты. Кискен ярышта безнең волейболчылар (команданың төп өлешен Биләр егетләре тәшкил итте) Казан көндәшләренә 1:2 исәбенә җиңелде.
Беренчелек нәтиҗәләре буенча республика җыелма командасы баш тренеры Вячеслав Соколов иң яхшы уенчыларны Татарстан җыелма командасына сайлап алачак, анда безнең малайлар да керергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International