Көз – ярминкәләр чоры

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе
Ә ишегалларында терлек һәм кош-корт асраучылар өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләре бозау, дуңгыз балалары, ашлык, печән һәм салам сатуны оештырачак.
Һәрвакыттагыча, ярминкәгә килүчеләрне бистәнең һәм район авыл җирлекләренең үзешчән сәнгать артистлары катнашында мәдәни программа көтә, аларның якты номерлары бирегә килүчеләрне сөендерәчәк. Ә балалар төрле ярышларда катнаша алачак. Моннан тыш, көзге көндә кайнар чәй белән җылынырга, шулай ук район оешмалары һәм учреждениеләре пешергән хуш исле коймакларны авыз итәргә мөмкин булачак.
P.S.: Шул ук көнне Биләрнең Үзәк мәйданында да сәгать 8дә ярминкә башланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International