Календарьдагы кызыл көн белән!

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе

– Әлеге дәүләт бәйрәмнәре – Ватаныбызның данлы үткәненә хөрмәт, халкыбызның патриотизмы һәм зирәклеге, милли үзаңның үсү һәм дәүләтебезнең тирән рухилыгы символы. Ул Туган илен яраткан, аңа ышанган, аны чәчәк аттыру хакына эшләгән бөтен кешене берләштерә.

Бүген  кешеләрнең фикер каршылыкларын җиңәргә, үз көчеңне  дәүләтне тагын да үстерүгә юнәлдерү теләге бик зур. Республика Конституциясе күп милләтле Татарстан халкының гражданнар арасындагы тынычлыкка һәм тигезлеккә, социаль гаделлеккә һәм рухи-әхлакый яктан яңадан тууга,  нәтиҗәле үсешкә һәм иминлеккә омтылышын чагылдыра.

Һәркайсыбызда бүгенге һәм иртәгесе көнгә ышаныч яшәсен! Һәр гаиләдә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International