Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең күчмә утырышы

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе
Аерым игътибар  социаль яктан куркыныч хәлдәге гаиләләргә, бала тәрбияләүче яшь аналарга, “хәвеф төркеме”нә керүче гаиләләргә бирелде. Ата-аналарның һәркайсы белән әңгәмәләр, ата-аналарның балалар тәрбияләү һәм үстерү өчен җаваплылыгы, сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча киңәшләр, гаиләдә хәлләр катлаулы булганда ата-аналарны хокукларыннан мәхрүм итү яки чикләү буенча хокук консультациясе бирелде. 

Профилактика Советы эше барышында  торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч җыелу, газ, электр энергиясе бирүне туктату, гаиләнең матди хәле начар булу, ата-аналарның, бигрәк тә аналарның алкогольгә бәйлелеге кебек гаиләдә килеп туган авырлыкны раслаучы сәбәпләр ачыкланды һәм тикшерелде. Гаилә шартларын нормальләштерү өчен күчмә комиссия әгъзалары тарафыннан ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү буенча карар кабул ителде:

  1. Инвалидлык рәсмиләштерү;
  2. Эшләмәүче аналарга соцконтрактны рәсмиләштерү аша матди ярдәм күрсәтү;
  3. Социаль яктан куркыныч хәлдәге ата-аналарны хокукларыннан мәхрүм итүгә дәгъва рәсмиләштерү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International