Алексеевск районында Халык бергәлеге көненә чаралар комплексы планлаштырылды

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе
В.И. Абрамов исемендәге туган як музеенда бистәнең беренче мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары өчен туган ягыбызның күренекле кешеләре турында сөйләүче “Тарих сәхифәләре” программасы буенча комплекслы чаралар  оештырылачак. Ә инде икенче көнне район кешеләре “Көч – бердәмлектә”, “Үз кулларың белән шатлык тудыр” һәм “Гаҗәеп китап” исемле күргәзмәгә килә алачаклар. Шул ук көнне, 4 ноябрьдә,  “кайнар нокталар”да хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү турында сөйләшү өчен балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә укучылар белән очрашачаклар.

Район мәктәпләрендә бу көннәрдә Халык бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган “Минем җирем – минем Ватаным” исемле тематик сыйныф сәгатьләре, “Рус җирен саклаучылар” исемле батырлык дәресләре, “Арабызда герой яши” исемле имзалар һәм рефератлар конкурслары, “Без бердәм” исемле темага тематик әңгәмәләр уза.

Ә көзге каникул көннәрендә укучылар  “РФ һәм ТРның Дәүләт символлары” һәм “Безнең көч – бердәмлектә”  рәсемнәр  һәм плакатлар конкурсларында катнашачаклар. Ул эшләрнең иң яхшылары мәктәпләр сайтларына урнаштырылачак. Моннан тыш, теләге булганнар “Акыллы башлар”, “Россиянең героик даталары”, “Бердәм гаиләдә”, Халык бердәмлеге көне”, “Тарих тәгәрмәче”, “Россияне саклаучылар” исемле танып-белү уеннарына, викториналарына һәм брейн-рингларына чакырылалар. Шулай ук каникуллар тәмамланганчы укучылар өчен мәктәпләрнең тарих, туган як һәм хәрби дан музейларына экскурсияләр оештырылачак.

Ә менә 2 ноябрьдә “Кайгырту” приютында тәрбияләнүчеләр – тарих-археология музеена, ә 4 ноябрьдә “Иҗат дөньясы” хәйрия акциясенә барачаклар. Моннан тыш, шул ук көнне алар өчен “Рус җирен саклаучылар” исемле спорт уеннары элементлары кергән викторина  һәм “Мин, син, ул – бер бөтен ил!” исемле рәсемнәр конкурсы оештырылачак.

Чәршәмбе көнне, 4 ноябрьдә,  яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге  “Безнең көчебез – бердәмлектә” исемле студентлар форумы үткәрәчәк.

 Мәдәният йортларында һәм клубларда 4 ноябрьдә “Күп милләтле державабыз”, “ Без бергә”, “Минем Россиям” исемле тематик концертлар;  “Бәхет тә, кайгы да уртак”, “Мәңгегә бергә” тематик һәм яшьләр кичәләре, “Россия – минем Ватаным” тематик викториналары, “Минем Россия” исемле балалар рәсемнәре конкурсы, шулай ук “Без бергә булганда җиңелмәячәкбез!” исемле конкурс-танып белү чаралары узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International