Район башлыгы өч алексеевскилыга бүләкләр тапшырды

2015 елның 8 ноябре, якшәмбе

Киңәшмәдә районның икътисадый һәм авыл хуҗалыгы секторларына йомгак ясалды. Докладлар белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергеева һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин чыкты.

Моннан тыш, Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә Советлары депутатларын сайлауны лаеклы үткәргән өчен 671 нче  сайлау участогының участок сайлау комиссиясе рәисе Ирина Байкова Үзәк сайлау комиссиясенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамоталары белән шулай ук ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең Алексеевск районындагы бүлеге начальнигы Елена Сафиуллина һәм 665 нче участокның участок сайлау комиссиясе рәисе Мәдина Изделюкова да бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International