Баштан балалар океанариумга бардылар, анда төрле-төрле балыклар, диңгез мәчеләре, су һәм коры җир ташбакалары, крокодиллар һәм тагын да кызыграгы – пингвиннар күрделәр.
Аннары сокланулары һәм хис-тойгылары йөзләренә чыккан малайлар һәм кызлар «Мега» сәүдә-күңел ачу комплексына киттеләр. Анда алар өчен кәгазьдән төрле фигуралар, открыткалар ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр, химия һәм физика өлкәсеннән тәҗрибәләр күрсәттеләр.
Моннан тыш, алар рәсем ясадылар, аква- һәм косметик грим салдылар, модельләштереп, һава шарлары очырдылар. Шуның өстенә тимераякта да шудылар.
Ә сәфәрләре Казан рестораннарының берсендә бәйрәм ашы белән төгәлләнде.