Ярминкә уңышлы узды – бөтен яшелчә сатып бетерелде. Күпләр, бигрәк тә аз керемле гаиләләр өчен бу кышлыкка кирәкле продуктларны җитәрлек кадәр әзерләп куюның менә дигән мөмкинлеге. Арзан, яңа, экологик яктан чиста продукция – көзге ярминкәләрдә кешеләрне җәлеп итә торган уңай нәрсәләр.