Икътисад индекслары

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Планнар үтәлә

Районның күпчелек предприятиесе ун ай йрмгаклары буенча, чираттагы хисап киңәшмәсендә яңгыраганча, узган ел дәрәҗәсендә эшләде. Ләкин җитештерү күләмнәрен киметүгә юл куючылар да бар.

“Инженерлык челтәрләре” һәм “Алексеевск керамикасы” узган ел дәрәҗәсенә карата 108% ка (30 һәм 294 млн. сум), район электр элемтәсе үзәге 107%  ка (41 млн. сум), «Эдем» - 106% ка (335 млн. сум), “Керамика-Маркет” -  105% ка (224 млн. сум) күбрәк  эшләде. “Алексеевскводоканал” (90%  яки 21 млн. сум), “Агрохимсервис” (80%  яки 9 млн. сум), сөт-консерв комбинаты (66% яки 375 млн. сум), “Раф” (50% яки 15 млн. сум) процент нисбәтендә шактый азрак күләмгә  җитте. Эшчәнлекнең төрле төрләре белән шөгыльләнүче оешмаларның әйләнеше исә 10 айда узган ел дәрәҗәсенә карата 91%  яки 4,6 млрд. сум тәшкил итте.

 

Сәнәгать

Сәнәгать комплексының эшен анализлап, узган чорда 677 млн. сумлык сәнәгать продукциясе җитештерелүен билгеләп үтәргә кирәк, бу – узган ел дәрәҗәсеннән 20% ка азрак.Физик күләм индексы нибары 61,4% кына тәшкил итте, ә Татарстан Республикасы буенча бу күрсәткеч 99,5%. Районның аеруча зур предприятиеләрен игътибарга алсаң, шуны әйтергә була: сөт-консерв комбинаты 375 млн. сумлык сөт әзерләде. Шуның белән бергә әлеге предприятиедә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда җитештерү күләмнәре  ак майны эшләп чыгаруның – 54% ка, майсызландырылган сөт продукциясен 48% ка, икенче төрле итеп әйткәндә, ике тапкыр азаюы аркасында кимеде.

“Алексеевск керамикасы”  продукцияне 2014 елның шул ук чорындагыдан 294 млн. сумга, ягъни 8% ка (22 млн. сум) күбрәк җитештерде. Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасы җитештергән продукциянең күләме 8,2 млн. сум яки  101% тәшкил итте.

 

Төзелеш

Төзү эшләре 314 млн. сумга үтәлде, бу узган ел дәрәҗәсенә туры килә. Шул рәвешчә,  хәзерге вакытта 24 төзелеш программасының 21 е вакытында төгәлләнде. Атап әйткәндә, Лебяжьеда 50 урынлы балалар бакчасы  торгызылды, Кыркүлдә, Ромоданда һәм шул ук Лебяжьеда – тиз төзелә торган ФАПлар, Биләрдә – ветеринария пункты һәм яшьләр өчен “Фәннәр сарае” үзәге, Ялкында күп функцияле үзәк төзелде. Бу ел азагына кадәр үзәк район хастаханәсен, Биләр амбулаториясен, Новосспаскида ФАПны, шулай ук район үзәгендә 3 нче Спорт комплексын, аграр колледжда ашханәне капиталь ремонтлау төгәлләнәчәк. Моннан тыш, Просторная урамында 18 фатирлы ике өй һәм тузган торактан кешеләрне күчерү программасы буенча өйләр төзүгә керешергә кирәк булачак.

Сәүдә

Узган ун айда ваклап сату сәүдә әйләнеше 3% ка артты һәм 1 млрд. 170 млн. сум тәшкил итте. Ел башыннан бирле район буенча җәмәгать туклануы әйләнеше 188 млн. сум тәшкил итте, бу 2014 елның гыйнварь-октябрь  аендагыдан 2% ка югарырак.

 Салымнар

Җирле бюджетның планда билгеләнгән салым керемнәрен үтәү 196 млн. 945 мең сум яки еллык планнның 83% ын тәшкил итте. Физик затлар кеременә салым 140 млн. сумлык керде, алдан йөкләнгән керем салымы – 5 млн. сум, җир салымы  19 млн. сум тәшкил итте. 11 млн. сумлык салымнан булмаган керем алынды. Физик затлардан алына торган салым буенча бурычка килгәндә, ул 3,2 млн. сум булды.

 2015 ел азагына кадәр хәл ителергә тиешле бурычлар

Хезмәт хакын вакытында түләүне дәвам иттерергә, салымнарны бюджетның барлык дәрәҗәләренә түләргә. Шулай ук предприятие һәм оешма хезмәтчәннәренең эш урыннарын саклап калырга. Төзелеш программаларын үтәүне төгәлләргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International